Алдынгылар Хәрәкәте — ул көндәлек, файдалы, синең өчен кызыклы эшчәнлек турында

Ул дуслар һәм фикердәшләр, кызыксынулар буенча шөгыльләр табу, тематик чараларда катнашу һәм аларны команда, остазлар белән бергә оештыру мөмкинлеге

Кушылу
Татарча
Ишетми, белми, күрми калма
Алдынгылар хәрәкәте белән бергә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр үзләре өчен кызыклы юнәлешләр буенча үсә: тематик лагерь сменаларында, турпоходларда, фестивальләрдә катнаша, үзләрен төрле һөнәрләрдә һәм башка бик күп өлкәләрдә сынап карый ала.

Үзеңә ошаган юнәлешне сайла һәм барлык вакыйгалардан хәбәрдар бул.
    Без кем һәм нәрсә белән шөгыльләнәбез
    Балалар белән бергә, ә балалар урынына түгел
    Хәрәкәттә — бәрәкәт
    Хәрәкәттә — бәрәкәт
    Балалар белән бергә, ә балалар урынына түгел
    Хәрәкәттә — бәрәкәт
    Хәрәкәттә — бәрәкәт
    Балалар белән бергә, ә балалар урынына түгел
    Хәрәкәттә — бәрәкәт
    Хәрәкәттә — бәрәкәт
    2023 елның 1 июнендә, Балаларны яклау көнендә, Алдынгылар хәрәкәте яңа Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтен оештыру турында карар кабул ителде. Алдынгылар хәрәкәтенең күзәтү советын илебез Президенты Владимир Путин җитәкли.

    Безнең миссия — балаларны, яшьләрне, аларның әти-әниләрен, әби-бабаларын, мәктәп һәм урта махсус уку йорты укытучыларын, балалар бакчалары тәрбиячеләрен берләштерү. Хәрәкәтнең төп принцибы оешканлыкта: балалар һәм яшүсмерләр проектларны үзләре уйлап таба һәм гамәлгә ашыра, ә өлкән остазлар аларга юнәлеш бирә, ярдәм итә, киңәшләрен җиткерә.

    Хәрәкәтнең бөтен эшчәнлеге рухи-әхлакый кыйммәтләргә: ныклы гаилә, тормыш һәм намус, дуслык, үзара ярдәмләшү һәм ихтирам, игелек һәм гаделлек, халыклар бердәмлегенә нигезләнә.
    Өч адым — беренчесен яса
    Алдынгылар хәрәкәте — 6 яшьтән алып 25 яшькәчә балалар өчен. Ул, үсеш өчен бердәм мохит булдырып, балалар бакчасыннан башлап, мәктәп һәм көллиятләрне үтеп, югары уку йортларына кадәр, шулай ук шәһәр җәмәгать урыннарында, яшүсмерләр клубларында, яшьләр үзәкләрендә һәм, әлбәттә, онлайн киңлекләрдә балалар белән һәрвакыт бергә була.
    Мәктәпкәчә яшьтәгеләр
    Танышабыз
    Татарстанда 65 яңарышлы балалар бакчасы. Татарстан — мәктәпкәчә яшьтәгеләр Хәрәкәт белән таныша башлаган һәм махсус көндәлектә тәрбиячеләр белән биремнәр башкара торган Россиянең беренче төбәге. Хәрәкәттә катнашучы мәктәп укучылары нәниләр өчен остаз булып торалар һәм иҗади очрашулар, күнегүләр һәм башка активлыклар үткәрәләр.
    Кече мәктәп
    Эшләп карыйбыз
    «Россия бөркетләре» программасы буенча башлангыч сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән остаханәләргә йөриләр, кызыклы шәхесләр белән очрашалар, мультфильмнар карыйлар, экскурсияләргә йөриләр һәм башкалар. Бөтен эшчәнлек 7 юнәлеш буенча алып барыла: мәсәлән, спорт, волонтёрлык, экология.
    Мәктәп укучылары һәм студентлар
    Без үсештә
    5-11 сыйныф укучылары һәм 25 яшькә кадәрге көллият һәм югары уку йортлары студентлары — Алдынгылар хәрәкәте катнашучылары. 5 сыйныфтан башлап, үзләренең сәләтен күрсәткән балалар Хәрәкәткә кабул ителә, күкрәк билгесе һәм дуслык символы булып торган беләзек кебек атрибутларга ия була ала. Кабул итү тантанасында Татарстан һәм Россия гимннары, Хәрәкәт сөрәннәре һәм бию флешмобы башкарыла.
    12+1 юнәлеш арасыннан сайларга мөмкин
    Алдынгылар хәрәкәте балаларга һәм яшүсмерләргә остазлары белән бергә 12+1 юнәлеш буенча проектларны һәм инициативаларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирә.
    Һәр юнәлештә бала үзе өчен кызыклы шөгыль таба һәм файдалы вакыт үткәрә ала.
    Хәрәкәттә булу бик текә
    Хәрәкәттәге тормыш бай һәм күптөрле. Балалар өлкән остазлары белән бергә олыларның таянычы һәм кечеләргә үрнәк булырга өйрәнәләр, хайваннарга ярдәм итәләр, спорт ярышлары үткәрәләр, өмәләргә чыгалар, дискотекалар оештыралар, интеллектуаль квизларда һәм викториналарда көч сынашалар.
    Барлык яңалыклар социль челтәрләрдә һәм мессенджерларда бар
    Хәрәкәттәге тормыш — ул көн саен дистәләгән вакыйга һәм яңалык. Вакыйгаларны күрми калмас өчен безгә социаль челтәрләрдә языл!
      Сораулар һәм җаваплар
      Алдынгылар хәрәкәте нәрсә ул?
      Ул — балаларга, укучыларга, студентларга һәм яшьләргә кызыксынулары буенча берләшергә, үз идеяләрен тормышка ашырырга, чараларда катнашырга, алар өчен кызыклы һәм уңайлы юнәлешләр буенча үсәргә һәм дуслар, фикердәшләр табарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән федераль иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте.
      Нигә кирәк ул?
      Алдынгылар хәрәкәтенең бурычы — вакыт узу белән төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы һәм үсешләрендәге һәр баскычта: балалар бакчасында, мәктәптә һәм көллияттә, шәһәр җәмәгать урыннарында, яшүсмерләр клубларында, яшьләр үзәкләрендә һәм онлайнда балалар белән бергә була торган, чын мәгънәсендә кирәкле һәм массакүләм балалар оешмасы булу.
      Балалар анда нәрсә эшли?
      Алар 12+1 юнәлеш: спорт, сәламәт яшәү рәвеше, мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәр, мәдәният, ихтыярилык, ватанпәрвәрлек, медиа һәм коммуникация, дипломатия, экология, туризм, туган телләр һәм гореф-гадәтләр буенча проектлар һәм инициативалар уйлап таба һәм аларны мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашыра. Бу эштә балаларга остазлар ярдәм итә.
      Татарстанда кайчан барлыкка килде?
      Алдынгылар хәрәкәтенең Татарстан бүлеген булдыру турындагы карар 2023 елның 1 июнендә кабул ителде. Җитәкчесе итеп ТР Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов @SuleymanovTimur билгеләнде. Хәрәкәтнең рәсми каналы бар, анда барлык яңалыклар чыгарыла: @mypervie16
      Башка төбәкләрдә дә бармы?
      Әйе, Россиянең һәр төбәгендә оешманың үз бүлеге бар. Алдынгылар хәрәкәтенең федераль дәрәҗәдәге күзәтү советын Владимир Путин җитәкли.
      Алдынгылар хәрәкәте белән «Россия бөркетләре» ничек бәйләнгән?
      «Россия бөркетләре» — Мәгариф министрлыгы программасы, аның ярдәмендә башлангыч сыйныф укучылары остаханәләрдә шөгыльләнә, экскурсияләргә һәм походларга йөри, районнарының һәм шәһәрләренең кызыклы шәхесләре белән очраша. Алар янында һәрвакыт 5 сыйныфта укучы һәм алардан өлкәнрәк, нәниләргә төрле юнәлешләр буенча яңалыклар белән танышып барырга ярдәм итүче иптәшләре була. Шулай итеп, башлангыч сыйныф укучылары Хәрәкәт белән үзара хезмәттәшлекнең беренче тәҗрибәсен ала. Моннан тыш, аларга Хәрәкәт символы - Барсик рәвешендәге күкрәк билгесе-талисман тапшырыла.
      Хәрәкәт мерчын сатып алып буламы?
      Юк, Хәрәкәтнең брендлаштырылган киемнәрен һәм сувенирларын чараларда һәм проектларда катнашкан өчен генә алырга мөмкин.
      Хәрәкәткә ничек керергә?
      Сделать это можно несколькими способами, можно выбрать наиболее подходящий и удобный для себя.

      1. Присоединиться к клубу Движения в школе и колледже, молодёжном центре и подростковом клубе или иных учреждениях. Для этого обратитесь к куратору Движения в районе. Если вы пока не знакомы, можно попросить контакты через наш бот https://t.me/Timur_Suleymanov_bot – мы обязательно подскажем.

      2. Стать участником республиканских и федеральных проектов по интересующим направлениям. Все активности, кроме летних смен, бесплатные. Анонсы можно найти на этом сайте или в нашем канале https://t.me/mypervie16.
      Хәрәкәтнең атрибутикасы нинди?
      Күкрәк билгесе һәм беләзек
      Татарстанда Алдынгылар хәрәкәтенә кабул итүдә катнашучыларга Алдынгылар күкрәк билгесе һәм бердәмлек, дуслык символы булып торган беләзек тапшырыла.
      Күкрәк билгесе Барсик рәвешендә
      Аны Хәрәкәт бүләге буларак «Россия бөркетләре» программасында катнашучы башлангыч сыйныф укучыларына бирәләр.
      Лидер футболкасы
      Татарстанда Хәрәкәтнең җәйге сменаларында үз отрядларының лидерлары булган яшьләргә тапшырыла.
      Командалар өчен атрибутика
      Районнарның иң актив командалары, Алдынгылар Советлары һәм ВКдагы Алдынгылар марафоны җиңүчеләре үз районнарында башкарган эшчәнлекләре һәм игелекле эшләре өчен ярдәм буларак жилеткалар, кедалар, футболкалар, курткалар алырга мөмкин.
      Татарстанда Алдынгылар хәрәкәтенең махсус билгеләре
      Хәрәкәтнең I дәрәҗә күкрәк билгесе
      «Уйлап чыгар»
      Тугрылык һәм хәрәкәтне үстерүгә зур өлеш керткән өчен, Алдынгыларның төбәк Советы тәкъдимнәрен исәпкә алып, төбәк бүлеге рәисе карары нигезендә тапшырыла.
      Хәрәкәтнең II дәрәҗә күкрәк билгесе
      «Илһамландыр»
      Катнашучыларга һәм остазларга Татарстанда Хәрәкәтне үстерүгә ярдәм иткән өчен, төбәк бүлеге тәкъдимнәрен исәпкә алып, Алдынгыларның төбәк Советы карары нигезендә тапшырыла.
      Хәрәкәтнең III дәрәҗә күкрәк билгесе «Хыяллан»
      Хәрәкәттә катнашучыларга аларның казанышларын тану буларак, Алдынгыларның төбәк Советы тәкъдимнәрен исәпкә алып, Алдынгыларның җирле Советы карары нигезендә тапшырыла.
      Күкрәк билгесе
      Алдынгыларның төбәк Советында катнашучыларга тапшырыла.
      Сорауларың калдымы? Безнең белән элемтәгә кер
      Безнең социаль челтәрләр
      Хәрәкәт җитәкчесенең социаль челтәрләре
      «Сорауны җибәрергә» дигән төймәгә басып, мин шәхси мәгълүматларымны эшкәртү сәясәте белән килешүемне белдерәм.
      Мәгариф һәм белем
      Интерактив уку-укыту квестларында, тарихи һәм сәламәтләндерү квизларында катнашырга, шулай ук башлангыч сыйныф укучылары өчен мөстәкыйль рәвештә махсус остаханәләр оештырырга мөмкин. Моннан тыш, без катнашучыларыбызга киләчәк уку урынын сайлауда ярдәм итү өчен даими рәвештә югары уку йортларына барабыз.
      Салават Мустафин
      Юнәлеш лидеры
      Узнать подробнее
      Фән һәм технологияләр
      Мөмкинлекләрнең берсе - мәсәлән, «Галимдә кунакта» проектында катнашу һәм күрше районга яңа югары технологияле оешмалар буенча экскурсиягә бару һәм атаклы фән эшлеклеләре белән очрашу. Шулай ук, команда җыеп, Хәрәкәт ярдәмендә тематик вакыйгалар уздыру өчен фәнни клуб ачарга мөмкин.
      Ярослав Васин
      Юнәлеш лидеры
      Узнать подробнее
      Хезмәт, һөнәр һәм үз эшең
      Бөтенроссия «Һөнәрдә алдынгылар» проекты катнашучысы булырга, шулай ук төрле белгечлекләр вәкилләре белән: стюардесса һәм телевидение алып баручысыннан алып, космонавт һәм фитнес-тренерга кадәр даими рәвештә «Шәп очрашуларда» катнашырга мөмкин.
      Әминә Газимова
      Юнәлеш лидеры
      Узнать подробнее
      Мәдәният һәм сәнгать
      «Мәктәп классикасы» проектында шигырь сөйләү осталыгын күрсәтергә, «Әдәби марафон»да - классик һәм заманча әсәрләрнең төрлелеге белән танышырга, ә «Театр сәхнәсе арты»нда - артистлар белән аралашырга мөмкин.
      Егор Лапин
      Юнәлеш лидеры
      Узнать подробнее
      Волонтерлык һәм ихтыярилык
      Бу — төбәкара волонтерлар мәктәбендә волонтерлык турында барысын да өйрәнеп, аннары белемнәреңне куллану һәм беренче ихтыяри акцияңне башлау мөмкинлеге: мәсәлән, үз төбәгеңдәге балалар йортына бару. Шулай ук үзеңне беренче ярдәм күрсәтү буенча төбәкара чемпионатларда сынап карарга да мөмкин.
      Роман Карташёв
      Юнәлеш лидеры
      Узнать подробнее
      Ватанпәрвәрлек һәм тарихи хәтер
      Катнашучылар Бөтенроссия «Тарихны саклаучылар» проектына кушыла, үзләрен «Зарница 2.0»ның яңа вариантында сынап карый, шулай ук «Тарих эзләреннән» дип аталган экскурсия маршрутын төзи ала.
      Анастасия Буторина
      Юнәлеш лидеры
      Узнать подробнее
      Спорт
      Катнашучылар мәктәпләрендә һәм көллиятләрендә футбол, волейбол, күп төрле ярышлар һәм башка спорт төрләре буенча турнирлар оештыра. Районнарда даими рәвештә бөтен гаилә өчен спорт ярышлары уза. Шулай ук үзеңне фиджитал-уеннарда сынап карарга була: башта команда белән уен кырында, аннары — онлайн рәвештә көч сынашырга мөмкин.
      Әмир Нуриев
      Юнәлеш лидеры
      Узнать подробнее
      Сәламәт яшәү рәвеше
      Өлкәнрәкләр балалар бакчаларындагы нәниләр һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен күнегүләр үткәрәләр. Казанның Туклану департаменты белән берлектә без мәктәп ашханәләрендә дөрес туклануга бәйле активлыклар үткәрәбез. Шулай ук даими рәвештә тематик онлайн-марафоннар уздырыла.
      Зөһрә Зөфәрова
      Юнәлеш лидеры
      Узнать подробнее
      Медиа һәм коммуникация
      Бөтенроссия «МедиаПритяжение» проектында социаль челтәрләр алып баруның иң яхшы мисаллары һәм тәҗрибәсе белән уртаклашырга мөмкин. Даими рәвештә республиканың танылган блогерларыннан һәм журналистларыннан остаханәләр уздырыла. Шулай ук һәр районда яшүсмерләрнең үз PR-командалары бар, алар мөстәкыйль рәвештә Хәрәкәтнең социаль челтәренә контент ясый.
      Диана Теглева
      Юнәлеш лидеры
      Узнать подробнее
      Дипломатия һәм халыкара мөнәсәбәтләр
      Быел Татарстан мәктәпләрендә дипломатия клублары эшли башлаячак: республикадагы һәр мәктәпнең башка илдәгегә охшаш үз мәктәбе булачак. Бу — чит телләр туган теле булган вәкилләр белән тел белүне камилләштерү, халыкара дәрәҗәдәге проектлар булдыру һәм төрле илләрдән дуслар табу мөмкинлеге. Ә җәй көне халыкара «Дуслык» яшьләр лагереның яңа сменасына барырга мөмкин булачак.
      Тимур Хафизуллин
      Юнәлеш лидеры
      Узнать подробнее
      Экология һәм табигатьне саклау
      Катнашучылар мәктәптә яки көллияттә үз юннатлар клубын эшләтеп җибәрә ала. Юнәлеш кысаларында «Мәктәп чисталык кубогы» өчен ярышырга һәм гадәти булмаган өмәләргә кушылырга, Бөтенроссия «Экопоколение» конкурсында катнашырга һәм дуслар белән юннатлар экспедициясенә китәргә мөмкин.
      Лика Молдаванова
      Юнәлеш лидеры
      Узнать подробнее
      Туризм һәм сәяхәт
      Бу — «Бергә күңелле» акциясендә катнашу һәм туган ягыбызның матур урыннары буйлап сәяхәткә чыгу мөмкинлеге. Туризмның төрләре белән танышырга, шулай ук туристлык сукмагын уйлап табарга һәм аның буенча сәяхәт маршрутын төзергә мөмкин.
      Дарья Киселёва
      Юнәлеш лидеры
      Узнать подробнее