Новости
Казанда яшүсмерләр һәм әти-әниләр әңгәмә-күргәзмәсе уза
Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музееның Заманча сәнгать галереясендә «Ишет» күргәзмәсе ачылды. Ул – буыннарның ачыктан-ачык сөйләшүе: анда яшүсмерләрнең һәм аларның әти-әниләренең үзләренең зураю чорларын ничек узулары турында шәхси тарихлары туплап бирелгән.
Яшүсмер булу — зурлар дөньясы белән очрашу һәм берүк вакытта бик күп катлаулы хисләр ташкынын кичерү. Бу - һәм тышкы, һәм эчке үзгәрешләр чоры. Ә яшүсмернең ата-анасы булу ничегрәк? Үз тойгы-кичерешләрең турында онытмыйча, баланы ничек итеп тәрбияләргә?
Олылар һәм балалар үз тәҗрибәләре һәм хисләре белән ачылып уртаклаштылар. Кайберләре фотопроектта катнашты һәм фотоларда үз тарихларын күрсәтте. Проектта шулай ук Казанның танылган блогерларын күрә аласыз:
● Александр Зиновьев, «Казанский папа» телеграм-каналыавторы
● Марина Фунтикова, «Интересная Казань» телеграм-каналыавторы
● Алина Гималтдинова, лайфстайл блогер, җәмәгать эшлеклесе
Барлык тарихлар да Заманча сәнгать галереясендә тупланган һәм буыннарның ачык әңгәмәсе рәвешендә бирелгән. Аны 4 октябрьгә кадәр карарга була.
Татарстан Сынлы сәнгать дәүләт музеенда, күргәзмәдән тыш, параллель программа үтә. Сентябрьнең өч якшәмбесендә яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен очрашулар сериясе: яшүсмерләрнең ата-аналары өчен сорау-җавап сериясе, психолог белән Power point кичәсе һәм антропологтан мини-лекция.
2024-09-10 17:09