2024 елда сайлау кампаниясе Татарстанның 1200 дән артык уку йортында узды. Хәрәкәттә катнашучылар, сайлау процессында катнашу күнекмәләрен алып, сайлау алды штабларын төзеделәр, дебатлар оештырдылар һәм сайлаулар үткәрделәр.
Шулай ук, рәис вазифасына кандидат булу өчен, «Башка эш» («Другое дело») платформасында махсус марафон узарга һәм кандидатны хуплаучы 10 фикердәштән гыйбарәт команда җыярга кирәк иде. Марафонда махсус биремнәр бар иде: мәсәлән, сайлау алды плакатын ясау, үзең турында клип төшерү, игелекле эш эшләү, дебатларда катнашу һәм сайлау алды программасы белән сайлаучылар белән уртаклашу һ.б. Аларны үтәп, һәр кандидат яхшы сайлау алды кампаниясен әзерли алды. Балалар үзидарәсенең яңа лидерлары мәктәп яки көллият укучылары арасында яшерен тавыш бирү юлы белән билгеләнде.