Новости

Бөтен республикадан балалар һәм яшүсмерләр Биләргә форумга җыелды

Татарстанда 5 августтан алып 9 августка кадәр «Биләр Форум: Алдынгылар» узды. Әлеге палаткалы лагерьны Алдынгылар хәрәкәте «Сәләт» берләшмәсе белән берлектә оештырды. Аңа республиканың барлык районнарыннан 12-17 яшьлек 800 артык бала һәм яшүсмер җыйналды.

«Биләр Форум: Алдынгылар» үзендә уку-өйрәтү һәм спорт-күңел ачу чараларын берләштерде. Катнашучылар үзләренең лидерлык сәләтләрен үстерү һәм укучылар үзидарәсендә эшләү күнекмәләре алдылар, үзләренең тәүге социаль проектларын эшләделәр һәм тормышка ашыра башладылар. Форумда шулай ук 12+1 юнәлеш буенча файдалы үзгәрешләр остаханәләре эшләде.

Форумның белем бирү программасы өч көн дәвам итте. Ярминкәдә катнашучылар форумга килгән инициативаларын тәкъдир иттеләр һәм бер-берсе белән тәҗрибә уртаклаштылар. Шуннан соң аларга остазлар кушылды һәм проектны камилләштерергә ярдәм иттеләр: яшүсмерләр республиканың танылган эшлеклеләренең интерактив лекцияләрен һәм уңышлары тарихын тыңладылар, мастер-классларда, панель дискуссияләрдә, эшлекле уеннарда, проект һәм форсайт-сессияләрдә катнаштылар, үзләренең воркшопларын, түгәрәк өстәлләрен һәм мавыгулар буенча клубларын оештырдылар, квестлар, тематик марафоннар һәм тестлар үттеләр, ә соңыннан чакырылган кунаклар белән интеллектуаль турнирда белемнәрен күрсәттеләр. Форумда катнашучыларның барлык идеяләре Игелекле эшләр Конструкторына керәчәк һәм авторлар белән берлектә гамәлгә ашырылачак.

Укучылар форумда катнашып кына калмыйча, аның тулы оештыручылары да булдылар: һәр көнне балалар дирекциясе командасы, игелекле эшләр башкару өчен, Алдынгылар Сәгатен үзе үткәрде. Алар пластик капкачлар җыю һәм территорияне җыештыру буенча акцияләр, оригами ясау һәм флаглар бизәү буенча мастер-класслар, өстәл уеннары чемпионатлары һәм башка бик күп нәрсәләр оештырды. Дәресләрдән буш вакытларында катнашучылар өстәл теннисы, корнхол, буру, футбол дартсы һәм башка бик күп уеннар уйнадылар. Алар шулай ук футбол, волейбол, шахмат һәм стритбол буенча чемпионатларда катнаштылар, анда иң җитез һәм зирәк командалар билгеләнде. Һәр көн джем-сессияләр, кичке чаралар һәм дискәтүклзр белән тәмамланды.

Моннан тыш, Биләрдә форумны ябу тантанасында гадәттәгечә Алдынгылар хәрәкәтенә багышлау тантанасы булды. Быел аны бөтен Татарстаннан 400гә якын бала узды.