Национальная культура и традиции

«Алдынгылар заманы. Игелек»

Сменада катнашучылар волонтёрлыкның Татарстанда гына түгел, бөтен илдәге үсеше тарихы белән танышачак. Ихтыяри активистлар белән дә аралашырлар, игелекле акцияләрне уйлап табуда һәм гамәлгә ашыруда катнашырлар һәм республикабызның балалар волонтёрлары хәрәкәтенең нәрсә белән шөгыльләнүен белерләр.

Смена 13 августтан алып 30 августка кадәр «Добрый» лагеренда узачак, 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар кушыла ала.

Сменага гаризаны сайтта бирергә мөмкин.
2024-05-22 19:17 Лагерь сменалары