Национальная культура и традиции

«Алдынгылар заманы. Новаторлар»

Катнашучылар тикшеренү эшчәнлеге нигезләре белән танышачак һәм үзләрен галим ролендә сынап караячак: фәнни шоу һәм стендапларда катнаша алачак. Балалар тәҗрибәле экспертлар белән берлектә интеллектуаль уеннар: квизлар, марафоннар һәм башка бик күп нәрсәләр эшләячәк.

Смена 7 июньнән алып 20 июньгә кадәр Байлар Сабасында узачак, 13 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар кушыла ала.

Үзеңне чын галим итеп тояр өчен, сайтта гариза бирергә мөмкин.

2024-05-22 19:15 Лагерь сменалары