Новости

Татарстан яшүсмерләре үз проектларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыевага тәкъдим итте

5-6 февральдә Казанда Алдынгылар Советларының республика слёты узды. Республиканың һәр районыннан Хәрәкәтнең барлык 12+1 юнәлеше буенча лидерлар һәм Алдынгылар җирле Советлары рәисләре җыелды. Алар мөстәкыйль рәвештә юл картасын эшләделәр, Хәрәкәт үсешенең төп нокталарын һәм киләсе елга планнарны билгеләделәр.

Слёт катнашучылары өчен белем бирү буенча бай программа әзерләнгән иде: мастермайндлар, иң яхшы эш тәҗрибәләрен өйрәнү, форсайт-сесияләр һәм башкалар. Хәрәкәтнең район кураторлары өчен дә аерым активлык булды.

Слётка килгән һәркем төбәк Алдынгылар Советының (республика дәрәҗәсендәге балалар үзидарәсенең яңа органы) ачык утырышында катнашты. Йомгак ясап, яшүсмерләр үзләре түбәндәгеләрне расладылар:

- Хәрәкәт Уставына үзгәрешләрне;

- Советның яңа секретарен;

- Советның яңа әгъзаларын, аерым алганда, «Туган тел һәм мәдәният» юнәлеше лидерын һәм «Зур Тәнәфес» («Большая Перемена») төбәк командасы вәкилен.

Слёт «УРАМ» экстрим-паркында тәмамланды. Анда Алдынгылар хәрәкәте белән хезмәттәшлек буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Координация советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда Алдынгылар хәрәкәте идарәсе рәисе Марат Закиров, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанда Алдынгылар хәрәкәте җитәкчесе Тимур Сөләйманов катнашты. Утырыш вакытында Хәрәкәттә катнашучылар 2023 елда гамәлгә ашырылган проектларны тәкъдир иттеләр, шулай ук яңа инициативалар турында сөйләделәр: булачак балалар банк картасын тәкъдим иттеләр, Пушкин картасы балалар дирекциясен төзергә тәкъдим иттеләр, Татарстан балалар бакчаларында «Чиста уеннар»ны сынау рәвешендә эшләтеп җибәрүне сорадылар.
2024-02-06 17:00