Новости

Татарстан районнарында фиджитал-спорт буенча беренче ярышлар узды

Казанда беренче мәртәбә балалар һәм яшьләр өчен Бөтенроссия «Алдынгылар уеннары» фиджитал-турниры узды. Фиджитал-спорт ярышларында көч сынашырга Россиянең 23 төбәгеннән 602 укучы һәм студент килде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстан районнарында балалар һәм яшьләр өчен фиджитал-лига эшли башлады. Ноябрьдә фиджитал-ярышлар республиканың җиде районында: Кама Тамагы, Алабуга, Арча, Бөгелмә, Чүпрәле, Казан һәм Чаллыда үткәрелде. Анда 720 яшь татарстанлы катнашты.
2023-11-04 16:58