1 июньдә Казан Кремле территориясендә «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган «Ялкын Фест»балалар-яшүсмерләр фестивале узды. 35 меңнән артык кеше Татарстанның популяр артистлары, блогерлары һәм диджейлары чыгышларын карарга килде, милли костюмнар кигән дефиледә, балалар этно-маркетында һәм башка мәйданчыкларда булды.
Казан Кремле территориясе бер көнгә Балачак шәһәренә әверелде. Алдынгылар мәйданында төп сәхнә урнашкан иде. Анда диджей BubbleGum B. aka Aaron Voodoo, артист Раил Арысланов, җырчы «ДЫШАТЬ» (Гөлназ Шакирова) һәм Татарстанның башка күп кенә вокаль һәм бию ансамбльләре чыгыш ясады. Кече сәхнәдә рэп-импровизация һәм диджейлыкка өйрәттеләр, милли костюмнарда дефиле үткәрәләр, ә «Ялкын» сәхнәсендә барган барлык хәрәкәтләр журналга һәм аның дустанә проектларына багышланган иде.
Фестивальнең кунагы - Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Ул «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты, басманың июнь чыгарылышын әзерләгән Алдынгылар хәрәкәтенең балалар редакциясе һәм фестивальнең калган катнашучылары белән аралашты.
Фестивальдә башка интерактив мәйданчыклар да күп иде. Иҗат зонасында балалар «Манга» стилендә татар фольклоры персонажлары турында комикслар ясадылар. Осталар урамында теләгән һәркем милли орнаментлы әйберләр иҗат итәргә өйрәнде. Хәрәкәтле уеннар яратучылар үзләрен Татарстанның милли уеннарында сынап карады, команда турнирларында һәм башка күп уеннарда катнашты. Фестиваль дәвамында ачык һава астында тавышы урамга чыгарылган подкастлар студиясе эшләде. Шәһәр халкы да, шулай ук туристлар һәм республика блогерлары да интервью бирделәр һәм бәйрәмнән алган хисләре белән уртаклаштылар.
Кояш батканда фестивальнең төп сәхнәсендә заманча укылыштагы милли мотивлар белән дискотека узды, анда яшүсмерләр үзләре ди-джей булды.