Фестивальнең кунагы - Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Ул «Ялкын» журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән танышты, басманың июнь чыгарылышын әзерләгән Алдынгылар хәрәкәтенең балалар редакциясе һәм фестивальнең калган катнашучылары белән аралашты.
Фестивальдә башка интерактив мәйданчыклар да күп иде. Иҗат зонасында балалар «Манга» стилендә татар фольклоры персонажлары турында комикслар ясадылар. Осталар урамында теләгән һәркем милли орнаментлы әйберләр иҗат итәргә өйрәнде. Хәрәкәтле уеннар яратучылар үзләрен Татарстанның милли уеннарында сынап карады, команда турнирларында һәм башка күп уеннарда катнашты. Фестиваль дәвамында ачык һава астында тавышы урамга чыгарылган подкастлар студиясе эшләде. Шәһәр халкы да, шулай ук туристлар һәм республика блогерлары да интервью бирделәр һәм бәйрәмнән алган хисләре белән уртаклаштылар.