Татарстанда Алдынгылар төбәк Советы рәисен сайлаулар узды. Бу Россиядә балалар үзидарә органы төбәк дәрәҗәсендә үз эшен башлаган беренче тәҗрибә булды. Тавыш бирү ике этапта үтте. Турыдан-туры сайлауда 21 000 укучы катнашты. Аны бөтен Татарстан балалары һәм яшүсмерләре җәлеп ителгән олылар сайлауларының тулы күләмдәге моделе (агитация кампаниясе, дебатлар, сайлау штаблары һәм башкалар) булды, дип әйтергә була. Финалга ике Казан укучысы: Камилла Нуруллина һәм Ислам Гаврилов чыкты. Алар өчен тавыш бирү «Мин – укучы» онлайн-платформасында узды. Татарстанда Алдынгылар хәрәкәтенең балалар үзидарә органы рәисе итеп Камилла Нуруллина билгеләнде.